Нурлатта кибетләр төнлә эшләмәячәкләр

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарына кичә кертелгән. Шулай итеп, 2020 елның 23 апреленнән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр ваклап сату объектларының эшен 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләргә, бирегә аптекалар һәм аптека пунклары керми.

"Нурлатта 2 кибет тәүлек әйләнәсе эшли.  Әлеге кибет хуҗаларына Карар таләпләре нигезендә хат җибәрелде.  Аларның эше җирле башкарма хакимият органнары тарафыннан контрольдә булачак", - дип аңлатма бирде район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International