Нурлат районы башлыгы бассейнлы спорткомплекс төзелеше белән танышты

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин чираттагы тапкыр  бассейнлы спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Бүгенге көндә биредә эшләр 46 процентка башкарылган. Эчке, электрика, территорияне төзекләндерү эшләре параллель рәвештә алып барыла.  Төзелеш эшләре барышы белән танышкан район башлыгы территорияне төзекләндерү мәсьәләсенә аерым тукталды. Объектта аерылып торучы моментларга акцент ясап, әлеге урамның тулы концепциясен саклап калырга кирәклегенә басым ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International