Нурлат картлар йорты бер айга үзизоляция режимына күчәчәк

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Нурлат картлар һзм инвалидлар  йортында яшәүчеләр белән бергә бер ай дәвамында хезмәткәрләр дә  учреждениедә яшәячәкләр. 

Республиканың социаль оешмалары коронавирус таралуын булдырмау өчен бер айга үз-үзләрен изоляцияләү режимына күчә. Бу хакта  киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Әлеге үзгәрешләр Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә дә кагыла. Бүген биредә 126 кеше яши. 

"27 апрельдә үзизоляция режимына күчәбез. Хезмәткәрләр дә беркая чыкмыйча  учреждениедә эшләчәкләр һәм яшәячәкләр. График төзелгән инде. 14 көн 30 хезмәткр эшли, аннан аларны башкалар алмаштырачак. Дөрес, мондый график бик җайлы түгел. Әмма үзизоляция-вакыт таләбе. Бу иө беренче чиратта өлкән кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен аңыйбыз", - дип аңлатма бирде Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International