Нурлатта чәчтарашханәләр эшли башлады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропускларда унберенче максат өстәлде. Аны шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында  алырга була. 

 Бер айга якын ялдан соң чәчтарашханәләр 

шли башлады. Дөрес аларга санитар-эпидемиологик режимдагы  барлык кагыйдәләрне  катгый үтәргә кирәк булачак. 

- Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә кирәк.  Югары температура яки респираур авыру билгеләре булганда аларга хезмәт күрсәтелми, - ди район башкарма комитеты битәксенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов. - Клиентларны алдан язылу буенча кабул ителә.  Һәр клиент арасында ун минутлык интервал булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Хезмәткәрләр антисептиклар, шәхси саклану чаралары -маска, респиратор, перчатка кулланырга тиешләр.

Чәчтарашханәләргә айга бер тапкыр ике сәгатькә бару рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International