Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль служба ветераннары!

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торучы, кешеләр белән иң беренче чиратта хезмәттәшлек итүче, аларның мөһим сорауларын һәм проблемаларын хәл итүче әһәмиятле буын. Муниципаль хезмәткәр эше кешедән төрле тармакларда белемле булуны, зур җаваплылык, даими үзконтроль һәм чыдамлылык сорый. 

Барыгызга да нык сәламәтлек, хезмәтегездә  яңадан-яңа уңыш-казанышларга ирешүне телим. Киләчәктә районыбызда җирле үзидарәне  ныгытуда   уңышларга ирешик.

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International