Коронавирус таралу куркынычы булганга күрә Татарстанның барлык мәктәп укучылары дистанцион укуга күчерелде. Тик кызганычка каршы, барлык гаиләләрдә дә кирәкле гаджетлар сатып алу мөмкинлеге юк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча чыгарылыш имтиханнарга әзерләнүче 9-11 сыйныф укучыларына кирәкле техника бирелде. Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге мәгълүматы буенча, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче дүрт 9нчы сыйныф укучысына дистанцион уку өчен планшетлар бирелгән. Уку елы азагында алар гаджетларны кайтарып бирәчәкләр.