Яшь нурлатлылар ислам дине кануннарын дистанцион үзләштерә

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Махсус режим чорында балалар мәчет яны курсларына йөри алмасалар да, дин тәгълиматын дистанцион үзләштерүләрен дәвам иттерәләр.

Дин дәресләре укытучысы Габдулла хәзрәт Мортазин Яңа Иглай, Түбән Нурлат, Биккол, Фома, Кәкре Атау, Киекле Чулпан авыллары һәм шәһәрнең “Миңлегөл” мәчетләре каршындагы курсларда шөгыльләнүче 100ләп бала белән үзизоляция чорында да эшләү юлын тапкан, хәзер 7-15 яшьлек малайлар һәм кызлар видеорежим кысаларында ислам дине кануннарын үзләштерә.

– Без атнага ике тапкыр, вакытын алдан килештереп, видеоконференция ярдәмендә дәресләр үткәрәбез, - диде Габдулла хәзрәт. – Мондый типтагы укуларны язгы каникуллардан соң башлаган идек, апрель һәм май айларында шулай дәвам итәргә ниятлибез. Бер сәгатькә сузылган дәресләр вакытында без Коръән сүрәләре, догалар укыйбыз, гарәп теле буенча күнегүләр башкарабыз. Моннан тыш, дәреснең билгеле бер өлеше Рамазан аена багышлана. Мин балаларга Рамазан ае фазыйләтләре, ураза тоту кагыйдәләре, ислам дине йолалары турында сөйлим. Иң сөенечлесе, балалар белән бергә дистанцион дәресләрдә аларның әти-әниләре, хәтта әби-бабалары да катнаша. Ә бу – өлкәннәр үрнәгендә балалар күңеленә яшьтән үк иман нуры, әхлакый кыйммәтләр салу өчен үтемле чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International