Нурлат районы авыллары халкының төп кереме ит сатудан керә

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Колбай Мораса авыл җирлегендә яшәүчеләрнең төп өстенлекләре - терлекчелек.  Авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, 258 шәхси хуҗалыкның 21е - Көрнәле Әмзә авылында, 23е - Сельцо Колбай Морасада. Аларда барлыгы 573 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 275 баш савым сыер асрала. 10 баш асраучы эре шәхси хуҗалыклар арасында Ришат Шәйхиев, Рафаэль  Фәсхиев, Зөлфирә Атауллина, Мансура Шәкүрова, Ринат Исмәгыйлов, шулай ук Көрнәле Әмзәдән   Айрат Әхмәтҗанов һәм  Сельцо Колбай Морасадан Владимир Матвеева бар. 

Эре мөгезле терлектән тыш, авыл халкы кәҗәләр (64 баш), сарыклар (176) һәм атлар (22)  асрыйлар. Йорт кош-кортларын үстерүчеләр дә бик күп. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International