Футболчылар киләчәккә өмет белән карарга күнеккәннәр.
Шуңа да бу көннәрдә коронавирус пандемиясе өчен кайгырмыйча, район Кубогына һәм чемпионатка заявкалар әзерләү белән мәшгульләр. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сүзләре буенча, районның ир-атлар командасы быел да республика беренчелегендә катнашачак.