Нурлат муниципаль районының православие динен тотучылар!
Чын күңелемнән сезне православие динендәге һәркемнең күңеленә якын якты бәйрәм – Христос Терелү көне белән котлыйм.
Пасха – христианнар өчен мөһим вакыйга. Ул дөньяны үзенә бертөрле шатлык һәм дини ышану яктысына төрә, кешеләргә мәхәббәт, якты өметләр һәм игелеккә омтылыш иңдерә.
Районыбызда төрле милләт, дин вәкилләре тату гомер кичерә. Пасха бәйрәменең күркәм гореф-гадәтләре җәмгыятебездәге динара, милләтара татулыкны ныгытыр, үзара хөрмәт тәрбияләр дип ышанам.
Сезгә бәйрәмне сау-сәламәт каршыларга телим. Бәйрәм сезгә туганнар белән аралашу җылысы бирсен, игелекле эшләргә этәрсен!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы