3-7 яшьтәге балаларга түләүләр билгеләү өчен гаризаларны 1 июньнән тапшыра башларга мөмкин

2020 елның 18 апреле, шимбә

Нурлат районындагы Халыкны яклау бүлеге шундый мәгълүмат бирә.

"Гаризаларны кабул итү 1 июньнән башлана. Аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша  электрон рәвештә юлларга мөмкин", - ди бүлек начальнигы Оксана Терентьева.

 Мохтаҗлык критериясе - 2019 елның икенче кварталында җан башына яшәү минимумы булып тора, ул безнең төбәктә 9450 сум. Пособие күләме аның 50 процентын тәшкил итәчәк. Шуңа ярашлы, 2020 елда - 4 894,5 сум.

Бала өчен түләү берьюлы бер елга билгеләнә. Акча 2020 елның 1 гыйнварыннан түләнә. Ягъни баласына 1 гыйнварга кадәр 3 яшь тулган гаиләләр берьюлы 2020 елның 6 ае өчен акча алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International