Махсус режим вакытында өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан оештырган "Игелекле Нурлат" проектына Нурлат мөхтәсибәте дә кушылды.
- Бер дини эшмәкәр якташыбыз иганәчелек ярдәмен күрсәтте-үз-үзеңне изоляцияләү чорында беренчел кирәкле азык-төлек һәм көнкүреш товарлары бирде, - диде Абдулла хәзрәт Мортазин. - Хәйрия ярдәмен Түбән Нурлат һәм шикәрчеләр микрорайоннарында, Якты Күл, Биккол, Яңа Иглай авылында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, күпбалалы һәм ятим балалар тәрбияләүче гаиләләргә өләштек.
Киң җәмәгатьчелек өчен үз исемен әйтергә теләмәгән нурлатлы тагын әшулкадәр азык-төлек җыелмалары әзерләгән. Мөхтәсибәт аша әлеге пакетларны районның башка авылларында яшәүче өлкәннәргә һәм мохтаҗларга таратачаклар.