Урта Камышлы авыл җирлеген берничә торак пункт берләштерә. Аларның һәркайсына волонтер беркетелгән.
Әлегә алар өчәү. Авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина һәм аның ярдәмчеләре Людмила Тимофеева белән Вера Кульметьева.
"Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Азык-төлек, дарулар илтеп бирәбез. Ялгыз яшәүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук 1 һәм 2 группа инвалидларга зур игътибар бирәбез. Алар бездә 45 кеше", - ди Надежда Аркадьевна.
Михайловка поселогында ялгыз яшәүче Георгий Васильев та аның карамагында, Ул балачактан инвалид.
"Көн саен телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Шул көннәрдә тыл хезмәтчәннәренең һәм ялгыз яшәүчеләрнең өйләрендә булып, хәлләрен белдем. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә калырга чакырдым. Кирәк булса, без булышырбыз", - ди Надежда Баймяшкина.