"Игелекле Нурлат" проектында катнашучылар арта

2020 елның 17 апреле, җомга

"Игелекле Нурлат" проектының "Без бергә" акциясе шәһәрлеләр арасында популярша бара. 

Игелекле башлангычларга "Агропорт - Хәләл" җәмгыяте директоры Дамир Замальдинов  үз ярдәмен кертте. Махсус санитар-эпидемиологический режимында өйләрендә калучы 200 нурлатлы аның финанс ярдәме белән җыелган азык-төлек җыелмасын алачак. 

Ратуевлар гаиләсе мондый җыелмага бик шатландылар.

- Безне кайгыртулары өчен бик зур рәхмәт, - диде Алсу Йосыповна, волонтердан азык-төлек җыелмасын кабул итеп алганда. 

"Без бергә" акциясе Нурлатта дәвам итә, теләүчеләр аңа кушыла ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International