Коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан кулланылган чаралар нурлатлылар тәртибенә уңай йогынты ясады. Полиция патрульләре бүген 4 беркетмә төзегән, кичә кагыйдә бозучылар 5 кеше булган.
"Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән бирлде районда барлыгы 36 беркетмә төзелде", - дип хәбәр итте Россия МВДсының Нурлат районы буенча штаб начальнигы Нина Киселева.
Патрульлек итү гадәти режимда дәвам итә. Бер патруль хезмәте авылда, икенчесе шәһәрдә эшли.