Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе санитар-эпидемиологик режим нәтиҗәсендә дистанцион эшкә күчсә дә, тренерлар һәм яшь спортчылар арасында үзара мөнәсәбәтләр саклана. Төрле программалар буенча онлайн-режимда дәресләр уза, балалар тренерлардан биремнәр алалар, үзлектән шөгыльләнәләр һәм аннан хисап тоталар.
Тренерлар үткәргән мастер-класслар да зур активлык белән уза. Мисал өчен, самбо һәм кикбоксинг буенча тренерлары Илшат Әһлиуллин һәм Илнур Әмиров үткәргән дәресләрне шәкертләр зур кызыксыну белән карыйлар.
Шул ук вакытта мәктәп укучылары төрле конкурс һәм акцияләрдә дә катнашалар. Күптән түгел Җиңүнең 75 еллыгына багышлап рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Бу көннәрдә спорт мәктәбе "Татарстан Республикасының спорт мәктәпләре арасында 2019 елга рейтинг" республика конкурсында катнашалар.