Россиядә коронавирус пандемиясе белән бәйле эшсезлек буенча айлык пособиянең максималь күләме 8000 сумнан 12130 сумгача артты. Хәзер эшсезлек буенча исәпкә басу өчен Мәшгульлек үзәгенә килергә кирәк түгел - дәүләт хезмәтләре дистанцион режимда башкарыла.
Нурлатта яшәүче Ирина илдәге коронавирус белән бәйле катлаулы ситуация аркасында эшсез кала. Ике кечкенә бала үсеп килүче гаиләдә даими эш хакысыз калу әлбәттә зур зыян сала. Шуңа да ул кичекмәстән Халыкның мәшгульлеге үзәгенә дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә.
Пандемия башыннан Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәгенә эш эзләү буенча 128 гариза кергән инде. 8 апрельгә кадәр үзәктә гаризаларны электрон почта яки дәүләт хезмәтләре аша кабул итсәләр, 9 апрельдән “Работа в России” порталы аша әлеге хезмәткә гариза бирергә кирәк. Моның өчен ЕСИА системасында теркәлергә кирәк.