Нурлатта микрорайоннар территорияләрен төзекләндерүгә һәм экологиягә аңлап карыйлар

2020 елның 17 апреле, җомга

Районның территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләре грант акчаларын балалар мәйданчыкларын җиһазлауга тоталар.

Ел саен "Республиканың иң яхшы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә " конкурсында катнашалар. 2019 елгы нәтиҗәләр буенча "Югары Нурлат" ТОСы икенче урын яулады. 500 000 сум күләмендәге грантны ТОС Советы һәм аның  рәисе Ильяс Төхвәтуллин микрорайонның үзәген төзекләндерүгә тотарга  планлаштыралар. "Төньяк", "Көнчыгыш" ТОСлары да призер булдылар. Алар грантны балалар мәйданчыкларын җиһазлауга тотарга җыеналар. ТОС рәисләре Татьяна Фадеева, Анатолий Евлентьев, Александр Собольков, Лариса Колесникова һәм Әфрүзия Тямаева шәһәрнең барлык мәктәпләрендә төзекләндерү буенча дәресләр үткәрделәр. Максатлары бер иде: мәктәп эскәмиясеннән  шәһәр территорияләрен  төзекләндерүгә һәм экологиягә аңлы караш тәрбияләү. 

Агымдагы елда "Тиер юлчылар" ТОСы йорт яны участокларын һәм урамнарны иң яхшы төзекләндерүгә конкурс игълан итте. Инициативаны хуплап акциягә Нурлат шәһәре депутаты Николай Липатов кушылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International