ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов "Артык гаджетыңны бүләк ит" республика хәйрия акциясенә кушылды. Һәм ике мәгариф учреждениесен27 заманча планшетлар бүләк итте.
Беренче бүләкләрне депутатның туган мәктәбе алды.
"Дистанцион уку өчен техник мөмкинлекләре булмаган укучыларның исемлеген төзедек. Кирәкле программаларны урнаштыргач, планшетларны гаиләләргә тапшыра башлаячакбыз, - дип уртаклашты шәһәрнең 2нче урта мәктәбе директоры Халидә Шәрәпова Рәис Әхтәмовичка рәхмәт сүзлзре җиткереп.
Шәһәрнең 3нче урта мәктәбе директоры Мария Монахова үзвакытында кирәкле ярдәм өчен барлык әти-әниләр һәм укучылар, мәктәп педагоглары исеменнән депутатка рәхмәт сүзләре җиткерде.
Рәис Сөләймановның игелекле үрнәгенә башкалар да кушылыр дип өметләнәбез.