Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат-Яңа Иглай төбшк билгеләнешендәге автомобиль юлындагы юл үткәргечтә агымдагы эшләр барышы белән танышты. Биредә эшләрнең яҗа этабы башланды - балкаларны демонтажлаулага керештеләр.
- 18-19шар метр 3 аралык демонтажлана. Бу эшләрне иртәгә төгәлләячәкбез, - диде подряд оешмасы участогы начальнигы Юрий Логинов. - Болар иң күп көч таләп ителә торган эшләр. Алга таба тагын да күп көч таләп ителә торганнар - җир, яңа балкалар урнаштыру, өслекне ремонтлау эшләре башкарылачак. Барлык эшләр график нигезендә алып барыла.