Ел башыннан районда 26 социаль контракт төзелде, дип хәбәр итәләр Нурлат районының халыкны социаль яклау бүлегендә.
"Социаль контракт авыр тормыш ситуациясен җиңеп чыгу буенча гражданнарның актив гамәлләрен стимуллаштыру максатларында төзелә", - дип билгеләп үтә бүлек начальнигы Оксана Терентьева.
Гаиләнең социаль адаптациясе программасына контракт төзегәндә түбәндәге чаралар эшләнә:
- Халыкның мәшгульлек үзәге гражданнарга эш эзләүдә, эшләүчеләргә өстәмә эш табуда ярдәм итү;
- Эшкә урнаштыру;
- Халыкның мәшгульлек үзәге аша түләүсез нигездә эшсез гражданнарны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү.
Социаль адаптация программасында каралган чаралар үтәлгәндә 10 085 сум социаль пособие түләнә һәм аны кайбер чараларны тормышка ашыру өчен кулланып булачак.
Бу хакта турырак мәгълүматны 2-06-62, 2-06-81 телефоннары аша алырга мөмкин.