Нурлатның "Форпост" активистлары махсус эпидемиологик режим таләпләрен аңлаттылар

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Акция Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында узды. 

Нурлат шәһәренең "Форпост"  җәмәгать тәртибен  саклау буенча яшьләр формированиесе  активистлары поликлиникага килүчеләр арасында аңлату эшләре алып бардылар, коронавирус белән бәйле килеп туган шартларда табибларның яңа эш графигы хакында хәбәр иттеләр һәм нурлатлыларны өйләрендә калырга чакырдылар. 

Хәзер Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында махсус эш режимы кертелде. Температуралары югары булган авырулар янына табиблар өйләренә баралар, гомуми практика табибыконсультацияне телефон аша бирә һәм башкалар.   Учреждениегә кергәндә тән температурасы үлчәнә, дезинфикция чарасы белән дозатор куелган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International