Бу көннәрдә "Мәңгелек ут" мемориаль комплексында тулы көченә реконструкция эшләре бара.
Эшләрне Карл Маркс урамында масштаблы реконструкция башкарган тәҗрибәле подряд оешмасы алып бара. Комплексның концепциясен үзгәртү планлаштырылмаса да, бу эшләр мемориаль территориясен генә түгел, тулысынча шәһәр йөзенә яңа буяулар кертәчәк.
"Биредә яңа поребрикалар куячаклар һәм брусчатканы бер дәрәҗәгә чыгарачаклар. Моннан тыш, Мәөгелек утның горелкасын алмаштыру планлаштырыла. Эшләрне 1 майга кадәр төгәлләргә тиешләр", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Газизуллин.
Подрядчы оешма мемориаль комплекс территориясеннән иске плитканы салдырган, аның урынына брусчатка җәяләр.