Нурлат гаиләләре игътибарына: өч яше тулмаган балалары булганнарга 5 мең сум түләүләр мисаллары

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча  ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк, дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының Нурлат районара идарәсе. 

"Мондый ярдәм алуга гаризаны агымдагы елның 1нче октябренә кадәр бирергә мөмкин.Бу ярдәм чарасы гражданнарның ике категориясенә кагыла: ана капиталын алырга хокукы булганнарга һәм ул акчалар белән тулысынча файдаланучыларга", - дип билгеләп үтә идарә начальнигы Рушания Шакирова. 

Шул ук вакытта айлык түләү өстәмә рәвештә билгеләнә һәм ана капиталы акчаларын киметми. Ул федераль бюджеттан финансланачак.

Балага акча алу өчен es.pfrf.ru  яисә gosuslugi.ru порталындагы  шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми -  кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматләрне мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Гаиләләргә түләүләр мисаллары

1. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум.

2. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.

3. Өч балалы гаилә: Кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум.

4. Гаиләдәге бер бала  2020 елның маенда туган . Гариза август аенда бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5 әр мең сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International