Нурлат гаиләләренә ана капиталына сертификат алу гадиләштерелде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көннән, 15 апрельдән башлап, Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатларны ... бирә башлады, дип хәбәр итә ПФРның Нурлат районара идарәсе. 

"Бу бала туганнан соң ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат сорап мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак дигән сүз", - дип аңлатма бирде идарә начальнигы Рушания Шакирова. 

Моның өчен Пенсия фонды барысын да мөстәкыйль эшли. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турындагы белешмәләр Пенсия фондына Гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан киләчәк. Алга таба рәсмиләштерү турында мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында  документ теркәлә, ә аның хакында мәгълүмат сертификат хуҗасының дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән шәхси кабинетына һәм порталда күрсәтелгән номерына җибәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International