Пасха бәйрәмен православия динендәге нурлатлылар өйләрендә дога укып каршы алачаклар

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

14нче апрельдән башлап, Республикабызда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, дини йолалар үтәү урыннарына - биналарга, корылмаларга, шул биналар урнашкан җир участокларына барулар, җыелулар һәм төрле чараларда катнашулар катгый тыелды. Бу тыюлар бары тик гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүче һәм йолаларны үткәрүдә турыдан-туры катнашырга тиешле кешеләргә генә кагылмый. Православие динендәге нурлатлылар өйләрендә дога укырга кидәш ителә. 

Протоиерей Владимир Борков килеп туган  ситуациягә аңлап карарга киңәш итә. Пасха бәйрәме 40 көн дәвамында бәйрәм ителә. 

"Якын арада бу мәсьәлә хәл ителер, һәм без бергәләп гыйбадәт йортында  дога укырбыз", - диде Протоиерей.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International