Алар узган ел "Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр" бөтенроссия конкурсында яуланган грант средстволарнына яңартылган Карал Маркс урамын бизәячәкләр.
- Дүләнә һәм сперияны әлеге урамдагы креатив утыргычлар үзәгенә утыртачакбыз, - дип хәбәр иттеләр быел шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк Николай һәм Наталья Блиновлар.
Шәһәр урамнарын чзчзкләр дә бизәячәк. Моның өчен 100 мең төп берьеллыклар клумбаларга күчереп утырту өчен оптималь һава шартларын көтәләр. Ә Карл Маркс урамына декоратив чәчәкләр - бузульник, кровохлебка, сортлы ромашкалар, посконник, лабазник, дербенник утыртачаклар. Алар ңөй дәвамында нурлатлыларга яхшы кәеф бүләк итәчәкләр, дип саныйлар Блиновлар.
Чәчәкләрне күчереп утырту апрель азагы май башына билгеләнгән. Чәчәкләргә күмелеп утыручы урамнар үз-үзләрен изоляцияләүдән соң матур сюрприз булачак.