Үз-үеңне изоляцияләү режимында СМС-пропуск кагыйдәләрен катлауландыру турында карар кабул ителде

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бу мәҗбүри чара: билгеле булганча, без смс-пропускларны тиешенчә  файдаланмый башладык. 

Шәһәр читендә халык аз булса да, үзәктә җанлылык сизелә. Бу аңлашыла да, биредә даруханәләр, сәүдә нокталары урнашкан. Район үзәк даруханәсе мөдире Илдар Зәкуванов сүзләренчә, шимб һәм якшәмбе көннәрендә  дару препаратлар ыартыннан 40лап кеше мөрәҗәгать иткән.  Бер челтәр даруханәсендә ял көннәрендә 140тан артык кеше булган. Әлбәттә, урамга чыгу өчен алар смс-пропуск алалар.  Мондый мөмкинлектән даруханә һәм кибеткә чыгучылар гына түгел, урамга чыгып  саф һава сулап керүчеләрдә файдалана.  Санитар-эпедимиологик режимны бозучыларны подиция хезмәткәрләре тоткарллады. 

"Әлеге чорга махсус режимны бозучыларга 9 беркетмә төзелде һәм судка юлланды. 2 кисәтү ясалды, шулай ук 1000 сум күләмендә штрафлар салынды", - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлегенең штаб начальнигы Нина Киселева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International