Грантның максималь суммасы 30 миллион сум булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлекләр симертү, сарыклар симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләрен тотуга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын тотуга файдаланырга мөмкин.
Заявкалар ябылган конвертта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36.
Документлар 2020 елның 9 апреленнән 8 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843)221-76-53, 221-76-54(55). Тулырак мәгълүматны районның авыл хуҗалыгы һәм азык - тҗөлек идарәсеннән 2-06-98 телефоны аша алырга мөмкин.