Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела.
Янгын сагы, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы хезмәткәрләре арасыннан торак пунктлар, бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр, шулай ук халык күпләп ял итә торган һәм табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда коры үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны кисәтү, булдырмау һәм ачыклау максатыннан профилактик төркемнәр оештырылды.