Чулпан авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча гражданнардан кертемнәр җыю тәмамланды.
Авыл җирлеге башкарма комитетында әйтүләренчә, барлыгы 520 кеше программада катнашкан. Үзара салым күләме - 500 сум булган.
"Быел әлеге средстволарга Мәктәп урамында 1200 метрла юл ясарга, Муса Җәлил һәм Үзәк урамнарында 2 янгын гидранты урнаштырырга планлаштырабыз. Шулай ук су белән тәэмин итү чыганакларын норматив таләпләргә китереп, су башнясы территориясен коймабелән тотып алырга планлаштырабыз", - дип таныштырды алда торган эшләр белән Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов.