"Аграрийның" Егоркино сөтчелек-төрлекчелек фермасында заманча шартлар тудырылмаса да, биредә эш әешкан төстә алып барыла.
"Аграрий" хуҗалыгы эреләрдән саналмый. Бүгенге көндә биредә 500 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 185е-савым сыерлар. Аларны 10нан артык терлек караучы карый, 5 сыер савучы. Хәзер аларның төп кереме сөттән. Моны хуҗалык хезмәткәрләре дә яхшы аңлый, шуңа һәркайсы үз бурычларын тырышып үтиләр. Хезмәткәрләрнең бер өлеше Егоркинода яши, Каравыл Тавы авылыннан килеп эшләүчеләр дә бар. Хуҗалык җитәкчелеге аларны махсус киемнәр һәм хезмәт кораллары белән тәэмин итә, иң мөһиме-ай саен хезмәт хакы н алалар. Бүгенге шартларда тотрыклылык барыннан да мөһим.