Салдакай авылының китап укучылары "Өйдә укыйбыз" акциясендә катнашалар

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Илдә игълан ителгән санитар-эпидемиологик режим Салдакай авылында яшәүче китап сөючеләргә яраткан авторларын укырга комачауламады. 

- Безнең китапханәдә 400гә якын абонент, даими укучыларның 40ы - балалар, өлкән яшьтәге кешеләр күп өлешне алып тора, - диде китапханәче Юлия Савельева.- Хәзер барысы да үз-үзлзрен изоляцияләүдә. Электрон китапларны уку өчен күбесе интернеттан файдалана белми. Элек тә аларның күбесенә, хәрәкәтләнү авыр булганга күрә, китапларны илтеп бирә идем. Хәзер алар миңа телефоннан шалтыратып нинди китап укыйсылары килгәнен әйтәләр, һәм мин барлык санитар таләпләрне үтәп китапларны өйләренә илтеп бирәм. Соөгы арада гына да Октябрь урамы, 10 йортта яшәүчеләргә заявка буенча китаплар илттем. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International