Яшь чулпанлылар үзләренең спорттагы уңышлары белән районда танылганнар. Якын арада физик сәламәтлекләрен ныгыту һәм актив спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер дигән мөмкинлек барлыкка киләчәк. Күптән түгел авылда проектлаучылар булып китте. Алар урта мәктәп янында урнашкан иске футбол кыры белән таныштылар. Бу урында июньдә яңа заманча, күпфункцияле спорт мәйданчыгы барлыкка килер дип планлаштыралар.