Православие динен тотучылар тал ботаклары белән бизәделәр. Бу бөек бәйрәмнең төп символы. Иисус Христосның тантаналы төстә Иерусалимга кергән көне.
Аны олы көнгә (Пасха) бер атна кала билгеләп үтәләр. Район гыйбадәтханәләрендә тантаналы службалар узды. Анда халык талларны изгеләндерә алды.