Өлкән яшьтәге авылдашларны якташ-волонтерлар онытмый

2020 елның 12 апреле, якшәмбе

Иске Әлмәт авылында яшәүче җирле газетаның актив штаттан тыш хәбәрчесе  Җәүдәт Хәйруллин өлкәннәргә игътибар хакында телефон аша уртаклашты. 

- Без өлкәннәр өйдән чыкмаска тырышабыз. Кибеткә, авыл җирлегенә һәм китапханәгә дә йөрмибез. Азык - төлекне волонтерлар китерә. Дарулар бетәр дип тә кайгырмыйм.  Амбулаториядәге медицина хезмәткәре кирәкле препаратларны китереп бирә, - дип уртаклашты Җәүдәт Хәйруллин. Безнең актив хәбәрчебез озак еллар үзе генә яши. Пандемиягә кадәр һәр атна диярлек балалары, оныклары кайта торган булган. Хәзер автобус маршруты чикләнгәч, алар кайта алмый.  Шуңа да авылдагы волонтерлар оешмасы өлкәннәр өчен бик кирәк. 

- Бездә 10нан артык өлкән кеше яши. Санитар-эпидемиологик режим кертелү белән эшче төркем булдырдык, ярдәмгә мохтаҗ  өлкән яшьтәгеләрнең исемлеген төзедек, - ди Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов. - Волонтерлар булып авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре эшли. Өлкәннәр белән хәбәрдә торалар, кирәкле товарларны илтеп бирәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International