Чулпан авылы халкы үз хуҗалыкларында мөгезле-эре терлек үрчетәләр

2020 елның 12 апреле, якшәмбе

Чулпанлылар нигездә, мөгезле эре терлек үрчетүне хуп күрәләр. 

Авыл җирлеге мәгълүматлары буенча, 290 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 247 баш эре мөгезле терлек асрала. Шуларның 98е-савым сыерлар. Фәнис Фәткуллов хуҗалыгында 17 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 10сы савым сыер.  Людмила Антонова хуҗалыгында 8 баш, Тәүфыйк Сингатуллин КФХсында 9 башка. Чулпанда сөтне сату белән проблема юк. Аны көн саен күрше өлкәдән килеп алып китәләр. 

Авылда 182 баш кәҗә һәм сарык асрыйлар. Бүгенге көндә Хаҗиевлар КФХсында 855 баш уош-корт үстерелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International