"Якын арада ветеран өенә кадәр республика программасы буенча Муса Җәлил урамыннан алып Тукай урамына кадәр 90 метр аралыкта вак таш-ком катнашмасы белән юлны түшәргә планлаштырабыз", -диде бу уңайдан Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгында быел бирлектә эшләнәчәк эшләрнең берсе генә әле бу. 9 майга һәйкәлгә косметик ремонт планлаштырылган.