Чулпан авыл җирлегендә махсус режим кертелү сәбәпле кеше күп катнашкан өмәләр кичектерелде

2020 елның 11 апреле, шимбә

Коронавирус пандемиясе шәһәрлеләр һәм авыл халкы өчен үзгәрешләр кертте. 

1 апрельдән кертелгән экологик икеайлык кысаларында өмәләр санитар - эпидемиологик нормаларны үтәп кенә үткрәрелә. 

"Кызганычка каршы, Чулпан авыл җирлегендә территорияне җыештыру буенча традицион өмәләр оештыра алмыйбыз", - диде авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов. -  Шуңа күрә авыл территориясен җыештыруга башкарма комитетның карантин шартларында эшлзүче  кизү хезмәткәрләре генә чыга. Һәм барлык санитар таләпләрне үтәп, маска, перчаткалар киеп эшлиләр". 

Чулпанда зиратларны чистарту буенча да май ае башына өмәләр планлаштырылган.  Өмәләр махсус режим очракта үткәреләчәк. Үткән ел православие зиратында коймалар алмаштырылды. Быел тимер коймаларны буяу планлаштырыла. "Бу эшләрдә Казанда яшәүче авылдаш Александр Михайлович Мошков ярдәме белән башкарылачак. - диде Фәргать Фәридович. - Ул буяулар сатып алу өчен 50 мең сум акча бүлеп бирде". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International