"Бердәм Россия" активистлары махсус режим чорында 65 яшьтән өлкән кешеләргә ярдәм оештырдылар

2020 елның 11 апреле, шимбә

Андреевка, Аксумла, Әлмәт, Яңа Әмзә, Егоркино, Богдашкино, Чулпан һәм "Юность микрорайоны", "Московский микрорайоны" башлангыч бүлекчәләре аеруча активлык күрсәтәләр.

Партиянең җирлде бүлекчәсе башкарма комитетына да мөрәҗәгатьләр керә.  Бүген, 75 яшьлек Розалия Садретдиновна Мәрдегалләмовнаның заявкасы буенча азык-төлекне башкарма секретарь Ралия Ханеева илтеп тапшырды. 

Пенсионерка ярдәмне рәхмәт сүзләре белән кабул итте һәм алга таба да бердәмроссларга мөрәҗәгать хәбәр итте. 

"Бүген өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм бик кирәк.  Махсус санитар режим кертелү белән  партиянең Нурлат җирле бүлегендә үалык өчен ярдәм оештырдык. Авылларда 65 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче кешеләрнең исемлеге булдырылды. Панднмия чорында аларга махсус режимны үтәргә киңәш ителде.  Волонтерлар даими шалтыратып торалар,   кирәкле азык-төлек һәм дару препаратларын өйләренә илтеп бирәләр", - дип билгеләп үтте Ралия Йосыфхановна. 

Нурлатта "Игелекле Нурлат" проекты кысаларында "Без бергә" хәйрия акциясе дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International