Автомобиль предприятиесенең автопаркын яңарту дәвам итә.
"Башкара торган эшләр арту сәбәпле, шулай ук "Безнең ишегалды" республика программасын уңылы тормышка ашыру өчен автогрейдер һәм фронталь төягеч сатып алдык. Хәзер автогрейдерны 3Д системасына көйләү-тоташтыру эшләре бара. Әлеге система чыгымнарны киметүгә, эшләрне тизрәк башкарырга, юллар төзегәндә кимчелекләрне булдырмаска ярдәм итәчәк", - диде НУАД начальнигы Рәфис Сафиуллин.
Әлеге техниканы кышын да кулланырга планлаштыралар юлчылар. Нурлат автоюллар идарәсе тагын берничә берәмлек техника сатып алырга җыена.