Бүгенге көндә биредә 20 проценттан артык сабан культуралары чәчелгән.
Егоркино авылы янындагы кырда ике чәчү агрегаты эшли. Алар арпа чәчү белән мәшгуль. Эш оешкан төстә бара, бернинди тоткарлык юк. Механизаторлар һәр минутны максималь кулланырга тырышалар. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Хәмзин билгеләп үткәнчә, чәчүлек мәйданнар 960 гектар тәшкил итә. Аларның яртысыннан артыгы азык культуралары, 460 гектарда - бөртеклеләр. Хуҗалыкта сабан культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмалаганнар, тукландырганнар инде. Чәчүне исә бер атна эчендә төгәлләргә планлаштыралар.
Район буенча «Сулейманов Ә.И.», «Южная» һәм «Аграрий» хуҗалыкларында чәчү бапра. Бүгенге көнгә 3 мектар мәйдан чәчелгән. Башка хуңалыклар да стартта.
Басуларда сабан культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмалау, тукландыру тәмамланып килә.