«Южная» Агрофирмасы ОООсында эшләрнең барышы белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.
200 гектардан артык «Льговская» сортлы уҗым бодае кырын яхшы бәя алды. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 3 меж гектардагы уҗым культуралары тукландырылган. Хуҗалык җитәкчесе Руслан Таймасов билгеләп узганча, чәчү план режимында алып барыла. Басуларда 3 чәчү агрегаты эшли.
- Тәүлегенә 300гә меңгә якын гектар чәчәбез. Сидераль культураларны чәчеп бетердек, хәзер бөртеклеләрне, берьеллык, күпьеллыкларны чәчәбез. Бүгенге көнгә 700 гектар чәчелгән, бу барлык мәйданнарның 12-13 проценты. Беренче көннәрдән башлап эшне ике сменада алып барабыз.
Хуҗалыкта язгы кыр эшләре оекан төстә бара. Ашламалар, орлык, ягулык-майлау китерү белән проблемалар юк. Район башлыгы хуҗалык аграрийларын эшләрне сыйфатлы һәм үзвакытында башкарырга чакырды.