Карантан - кулга китап алу өчен бер дигән мөмкинлек. Махсус режимда китапханәгә бару мөмкинлеге булмаганга күрә, алар укучылары янына үзләре килә.
- Без онлайн режимда электрон китаплар бирәбез, - диде китапханә директоры Роза Липатова. - Ял көннәрендә 7 укучыга хезмәт күрсәттек. Нигездә алар «нон-фикшн» жанры әдәбияты белән кызыксыналар. Аларның яшь категорясе 15 алып 30 яшькәчә.
60 яшьтән өлкәнрәк абонентлар китапларны өйгә китерүне кулай күрәләр. Моның өчен алар китапханәгә шалтыраталар.
- Өйдә укучылар безнең 10 кешедән артып китте, - диде Роза Липатова.