Массакүләм мәгълүмат чараларының җирле органы коллективы тармак ветераннарына ярдәм оештырды.
Гомере буе район газетасында башта машинистка, аннан корректор булып эшләгән иң өлкән яшьтәге ветеран Нина Ивановна Кубасова елларга бирешми. Коронавирус белән бәйле махсус режимны да ул чираттагы сынау буларак кабул итте.
"Кибеткә еш чыгарга тырышмыйм. Урамга чыкканда маска киям", - ди ветеран. Коллектив күрсәткән ярдәм Нина Ивановнаның кәефен күтәрде. Лаеклы ялга чыгуына 30 еллап вакыт узса да, тату коллективны сагына ул. Әле дә эшләгән елларда бүләк иткән сувенирларны саклый ул.
Нурлат телевидениесеннән лаеклы ялга киткән Зинаида Михайловна Иванова да ярдәмне рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды. Ветеран коллектив белән тыгыз элемтәдә яши. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы өчен кайгырмый: телевизор, концертлар карый, кул эшләре белән мавыга. Саубуллашканда ветеранга сәламәтлек теләп, җәй көне узачак тррадицион медиасабантуйга чакырдык.