«Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә бакчачылык товарлары үз ишекләрен ачарга мөмкин.
- Әлеге документта үсемлекләр орлыклары, сугансалар, бүлбеләр, үсентеләр, ашламалар, җир кебек товарлар исемлеге китерелгән, - диде Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлегенең белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева, мондый сәүдә нокталары 100 квадрат метрдан артмаска тиешлеген искәртеп.