Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы йортны торгызу буенча төзелеш эшләре барышы белән танышты. Төп эшләр инде эшләнгән.
- бҮгенге көннән башлап территорияне төзекләндерү эшләрен башлагыз, - диде Алмаз Әхмәтшин. Бу эшләр белән "ТКХ ИК" МУПы шөгыльләнәчәк.
Биредә үк район башлыгы подряд һәм субподряд оешмаларының җаваплы затлары, тормышны тәэмин итүче службалар вәкилләре белән эшче киңәшмә үткәрде. Шулай ук район башлыгы Балалар иҗаты йорты төзелеш объектында да булды.
Һәр объектта мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннән соң Алмаз Әхмәтшин иминлек техникасын, шулай ук санитар -эпидемиологик режим талүтәргә чакырды.