Өйдә утырып та күптән көтеп алынган бандероль һәм посылкаларны алырга мөмкин.
- 2,5 килограммнан азрак авырлыкта булган посылкаларны почтальоннар заявка буенча өйгә китереп бирәләр. Әгәр посылканың авырлыгы моннан зуррак икән, ул вакытта адресатка икенче көн дәвамында автомобиль белән илтеп бирәбез, - диде Нурлат районара почтамты начальнигы Рафиз Ногъманов.
Бандероль һәм посылка, яки башка почта номенклатурасын китереп бирү өчен гаризаларны мобиль кушымта яки Россия Почтасының https://www.pochta.ru/ сайты аша юлларга мөмкин.