Нурлат район үзәк хастаханәсе поликлиникасында махсус режим булу сәбәпле, медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру узу вакытлыча туктатылса да, сәламәт балаларның әти-әниләре балалар бакчасына белешмә алу өчен поликлиникага килергә мөмкиннәр. Моны эш көннәрендә 8.00дән 10.00 сәгатькәчә 212нче кабинетта эшләргә мөмкин.
- Сәламәт балалар өчен аерым керү юлы оештырылды, - диде Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлика эшләре буенча урынбасары Лилия Субаева. - Югары температуралы баларны өйләренә чыгып карыйбыз, ашыгыя ярдәмне поликлиникада күрсәтәбез. Моннан тыш, 2-95-43, 2-95-46 телефоны буенча гомуми практика табибынан консультация алырга мөмкин. Регистратура – 2-27-06, педиатр – 2-26-60, акушер-гинеколог 2-27-08. Табибны өйгә чакыру телефоны 2-95-41.