Татарстанлылар ТАССР төзелүнең 100 еллыгы юбилей датасына йөз танылган компанияне сайладылар.
Нурлат шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе шулай ук Татарстанның легендар бренды итеп танылган. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә ул иң яхшы йөзлеккә кергән.
Конкурс 20 гыйнвардан 6 апрельгә кадәр дәвам итте. Беренче этапта татарстанлылар 16 тармактан 57 яраткан бренд сайладылар. Икенче этапта татарстанлылар 43 районның һәркайсында бер брендны сайладылар. Онлайн тавыш бирүчеләрнең активлыгы нәтиҗәсендә, Балалар сәнгать мәктәбе дә җиңүчеләр арасында.